ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл китапханәсе "Мин сине яратам Россия" асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен  өлкәннәрдән - балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә кече яшьтән үк башлау таләп ителә.Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Аларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне  әти-әниләр белән бергә оештыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

 12 июнь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә «Бөек Россия»дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, 18 июньдә, Лесхоз авыл китапханәсе белән берлектә, халыкара әтиләр көненә багышланган «Әти өчен мәхәббәт белән» рәсемнәр конкурсы уздырылды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ирләр командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, 15 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дигән әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 14 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Каникулда яңа китаплар" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар китапханә фондына кергән яңа китаплар һәм күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати - патриотик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

БОТУЛИЗМ кискен инфекцион авыру, ул ботулин микроблары токсины булган ризыкларны ашаганда яки , сирәгрәк , авыруны китереп чыгаручы ярага эләккәндә (яра формасы) барлыкка килә.

Ботулизмны китереп чыгаручыларның табигый резервуары булып кыргый һәм йорт хайваннары тора, аларның эчәкләрендә микроорганизм актив үрчи. Хайваннар зәвыгы белән ботулизм тудыручы әйләнә-тирә мохиткә керә. Кислород булу авыруны китереп чыгаручыга тискәре йогынты ясый, шуңа күрә ул саклагыч тышча белән каплана һәм споралар барлыкка китерә. Спора рәвешендә микроорганизм туфракта, сулыкларның төбендә, яшелчәләрдә, җиләкләрдә, гөмбәләрдә, җиләк-җимешләрдә озак саклана ала.

Җәйге эсселек-хроник (шикәр диабеты, гастрит, бронхит һ.б.) һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының (ИБС, гипертоник кризис, инсульт, инфаркт) кискенләшүенә китерә торган җылылык һәм кояш сугуларының сәбәбе.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International