"Яшьләр спортны сайлый" дигән исем астында 5 июньдә Язлы Арташ АК ында яшьләр өчен спорт-уен программасы узды. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар физкультура, спорт, дөрес туклануның файдасы турында әңгәмә тыңладылар. Чара күңелле һәм шаян килеп чыкты, ләкин иң мөһиме-ул бик күп шатлык һәм уңай кәеф китерде.
Элек сатып алынган сыйфатсыз медицина препаратлары өчен компенсация сылтавы белән кылынган алдаулар (БАДлар биологик актив өстәмәләр).
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Свияжскида узган спорт фестиваленда безнең район командасы да уңышлы катнашты. Йөзү командасы составында безнең хезмәттәшебез - Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да бар иде.
2024 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
2024 елның 05 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Шәмәрдән лицее» МББУ укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрелде.
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Саба район китапханәсе "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында “Ямьле Саба» яр буенда районыбызның актив гаиләләре өчен квест-уен үткәрде. Квест Ә. Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башлана, кунаклар биремнәрне үтәп, яр буена төштеләр, чишмәләр тарихы белән таныштылар. Зур серле күперне кунаклар әкият викторинасы сорауларына җавап табып, тиз генә үтеп киттеләр. Яр буена килеп җиткәч, алар маршрутны дәвам итеп, айдан төшкән Зөһрә һәм Су кызы белән татар халык уеннары уйнадылар. Аннары катнашучылар Убырлы карчык белән очраштылар, Саба яр буенда үсүче дару үләннәре турындагы сорауларга җаваплар тиз арада табылды. Ахыргы ноктага таба барганда, пират шулай ук балаларны үз биремнәре белән тикшерә. Соңгы ноктада Тылсымчы кыз кунакларны каршы ала һәм "Табышлар бюросы"уенын уйный. Кунаклар актив җавап бирделәр һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамлана.
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә ПМК мелиорациясе тарафыннан спорт мәйданчыгында эшләр дәвам итә.
2008 елдан безнең илдә 8 июльдә искиткеч бәйрәм-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең рәсми чәчәк символы ромашка, ул чисталыкны һәм мәхәббәтне символлаштыра. шушы көн уңаеннан 8 июльдә Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире ЧабьяЧурчи авыл клубы белән берлектә ромашкадан венок ясау буенча «Ромашкалы бәхет» мастер - класс үткәрделәр . Чара барышында китапханәче катнашучыларга рус тарихының ерак вакыйгаларын искә төшерде. Бу изгеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкның яклаучылары булып санала, ә аларның никах берлеге христиан никахының үрнәге булып тора. Бәйрәм көнендә ромашкадан веноклар үреп, ромашка чәчәк бәйләмнәре һәм февроньки ромашкалар яки гаиләнең башка символлары сурәтләнгән открыткалар бүләк итәләр. Чараны болыннарда ромашкалар җыю белән дәвам иттеләр һәм балалар белән бергә ромашкалардан веноклар үрергә өйрәнделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар призлар алды.