ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

3 июль  көнне Тимершык авылында яшәүче Вафин Миннемеһәмәт Хаҗи улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  “Саба” ҖЧҖнең “Тимершык” филиалы исеменнән Мөхәмәтҗанов Д.В. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

9 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, балалар арасында велоузыш оештырдылар. Чараның төп максаты-балачактан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук безнең Лесхоз бистәсе халкы арасында велосипед спортын популярлаштыру. Бүген урамда без велосипедларга караганда күпкә күбрәк машиналар күрәбез, һәм бу бик күңелсезләндерә. Бу картинаны үзгәртү өчен балачактан ук велосипедка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Һәм бер матур, кояшлы көнне балалар арасында "җилдән тизрәк" дип аталган велоузыш оештырырга карар керттек. Бу матур һава торышын уңай карашлы кунаклар һәм чарада катнашучылар тулыландырды. Барысы да ярышта бик теләп катнаштылар. Мавыктыргыч ярышларда катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә өстәмә призлар тапшырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Аттестат тапшыру тантанасы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

9
июль, 2024 ел
сишәмбе

9 нчы июль көнне Шәмәрдән зонасында  Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.

Тэги: Шеморданское СП

2024 елның 1-7 июлендә "Сәләт" XIII халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасында Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә "Иҗат Биләр Форум"ы узды, ул 2018 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Яшьләр спортны сайлый" дигән исем астында 5 июньдә Язлы Арташ АК ында яшьләр өчен спорт-уен программасы узды. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар физкультура, спорт, дөрес туклануның файдасы турында әңгәмә тыңладылар. Чара күңелле һәм шаян килеп чыкты, ләкин иң мөһиме-ул бик күп шатлык һәм уңай кәеф китерде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Элек сатып алынган сыйфатсыз медицина препаратлары өчен компенсация сылтавы белән кылынган алдаулар (БАДлар биологик актив өстәмәләр).

Тэги: ОМВД

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Свияжскида узган спорт фестиваленда безнең район командасы да уңышлы катнашты. Йөзү командасы составында безнең хезмәттәшебез - Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да бар иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International