28 июнь көнне 27 унберенче сыйныф укучылары өчен бик дулкынландыргыч һәм көтеп алган көн булды. Артта ЕГЭ һәм экзаменнарга эзерләнеп үткәргән йокысыз төннәр. Алда якты киләчәк, яңа дуслар яңа үрләр. Укучылар мәктәп белән аерылгысыз булган балалык чорына, үсмер елларына йомгак ясап, унбер ел буена куйган тырыш хезмәтләренең җимешләрен җыялар. Без аларны шушы чорны лаеклы үтүләре белән, кулларыгына аттестат алулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
3 июль көнне 67 тугызынчы сыйныф укучысы да аттестат алу бәхетенә иреште. Аларның да киләчәк тормышлары якты булсын. Теләгән уку йортларына кереп укырга. Ил-көнебезгә лаеклы шәхес булып, бу тормышта уз юлларын табырга язсын.