Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы биләмәсендә иртә яздан: петуния, бәрхет, вербена, сальвия, роза, гортензия чәчәкләре утыртылды.
Иске Икшермә җирлегендәге "Тургай" приютында чәчәкләр
29 июльдә ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре Безнең районда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Лесхоз бистәсендә булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре кунаклар өчен сувенирлар цехы һәм кәрҗин үрү цехы буенча экскурсия оештырдылар. Шулай ук сувенирлар кибетендә леспромхозның әзер продукциясен сайларга булыштылар, ә урман хуҗалыгы тарихы музеенда кунаклар бистәнең тарихы белән җентекләп таныштылар. Безгә кунакларыбыздан сокланулы фикерләр һәм рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды.
Иске Икшермә авылында Мини-футбол буенча иптәшләр турниры узды
30 июльдә Арташ һәм Сабабаш авылларыннан килгән кунаклар өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында һәм Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол"музеенда булдылар. Кунакларны тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.
22-28 июль көннәрендә Мәскәү өлкәсендә «Лисья нора» стендка ату комплексында «Илнең яшүсмерләр лигасы» ярышлары узды.
Шәмәрдән лицееның хезмәткәрләре һәм укучылары үстергән гөлләре – бакчабызның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр.
2024 елның 30 июлендә баян классы буенча музыка бүлеге укучылары белән "Туган ягым Татарстан" темасына викторина формасында чара үткәрелде. Бу чарада укучылар традицион халык бәйрәмнәре һәм туган якның гореф-гадәтләре белән таныштылар, милли уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Әлеге чара укучыларда туган якка һәм илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләде.
26 июль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр
29 июль көнне ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре Сатыш мәдәният йортында булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга гармуннар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты мөдире күргәзмәдәге һәр гармунның тарихын сөйләде, анда экспонат хуҗаларының фотолары урнаштырылган иде. Шулай ук аларга һәвәскәр рәссам Абүбәкеров Рамил картиналары күргәзмәсе күрсәтелде. Музей хезмәткәрләре күргәзмә картиналарына сокланып карадылар, моңсу һәм кызыклы гармун тарихларын игътибар белән тыңладылар. Алар Сатыш авылы һәм тирә-як авылларның һөнәрчеләре белән кызыксындылар. Музей хезмәткәрләре визитының максаты-музей кыйммәтләрен саклау һәм 2025 елда районнарда экспедицияләр йомгаклары буенча "Казан Кремлендә" күргәзмә оештыру.