30 июль көнне ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре районыбызда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Кече Шыңар мәдәният йортында булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы хезмәткәрләре кунаклар өчен киез итек кию һәм кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү буенча мастер-класслар оештырдылар. Безнең төбәкләр элек-электән шушы һөнәрләр белән дан тотканнар, экспедиция членнарына сөйләрлек һәм күрсәтерлек нәрсәләр күп иде.
Өйнең матурлыгы бусагадан башлануы һәркемгә билгеле. Ә үз тирәбездә матурлыкны теләсәк, үзебез булдыра алабыз. Саба муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” территориясен төзекләндерү күркәм традициягә әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение территориясе хезмәткәрләр тырышлыгы белән искиткеч матур була. Якты чәчәк түтәлләре, каралган территория халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.
2024 елның 31 июле 21.00 сәгатьтән 1 август 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән :
- 1 августта төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил:
- көндез көчле яңгыр, локаль рәвештә боз явуы көтелә.
«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып,Кече Шыңар авылы Чишмә урамында яшәүчеләр Чишмә яр буйларын чистарттылар, шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр өчен игелекле эш эшләделәр.
Татарстанда 3 мең булачак әни бердәм пособие ала
Арташ авыл җирлеге учреждение хезмәткәрләре үз территорияләрен чәчәкләр утыртып бизилэр. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Бу көннәрлә инвентаризация Сабаның 3нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында уздырылды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Ике басу Арташ һәм Сабабаш авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү эшләре алып барыла.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә булышлык» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә бушлай белем алу һәм киләчәктә дә аларның эш белән нәтиҗәле тәэмин ителешен тәэмин итү өчен кирәкле һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.