ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре белән очрашу

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

 30 июль көнне  ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре районыбызда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Кече Шыңар мәдәният йортында булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы хезмәткәрләре кунаклар өчен киез итек кию һәм кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү буенча мастер-класслар оештырдылар. Безнең төбәкләр элек-электән шушы һөнәрләр белән дан тотканнар, экспедиция членнарына сөйләрлек һәм күрсәтерлек нәрсәләр күп иде. Чыгышларны игътибар белән тыңладылар, аудио-язмалар яздырдылар, фото-снимоклар ясадылар. Музей почмагында кунаклар авылларыбыз тарихы, экспонатлар белән җентекләп таныштылар. Аннары "Мирас" фольклор коллективы «Кияү мунчасы» туй йоласын күрсәтте. Очрашу чәй өстәле янында күңелле әңгәмә белән тәмамланды. Кунаклар очрашуны оештырган, борынгы халык йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм кәсепләрен саклаган өчен рәхмәт әйтеп  хушлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International