“Чәчәкләр иле”

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Чәчәкләр-үсемлекләр дөньясының иң якты һәм гаҗәеп вәкилләре. Бу табигатьнең һәрвакыт шатлык бирә һәм соклану уята торган чыганагы. Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы биләмәсендә иртә яздан: петуния, бәрхет, вербена, сальвия, роза, гортензия чәчәкләре утыртылды. Хәзер бакча биләмәсе төрле төстәге келәм кебек аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Җәй буе көзгә кадәр без чәчәкләребезнең матурлыгына сокланачакбыз. Чәчәкләр-матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше дә. Көн саен кечкенә үсентедән матур чәчәк үсүен күзәтеп, аны карап, тәрбияләп балалар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын бәяләргә өйрәнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International