Сатыш мәдәният йортында ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу

2024 елның 30 июле, сишәмбе

29 июль көнне ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре Сатыш мәдәният йортында булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга гармуннар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты мөдире күргәзмәдәге һәр гармунның тарихын сөйләде, анда экспонат хуҗаларының фотолары урнаштырылган иде. Шулай ук аларга һәвәскәр рәссам Абүбәкеров Рамил картиналары күргәзмәсе күрсәтелде. Музей хезмәткәрләре күргәзмә картиналарына сокланып карадылар, моңсу һәм кызыклы гармун тарихларын игътибар белән тыңладылар. Алар Сатыш авылы һәм тирә-як авылларның һөнәрчеләре белән кызыксындылар. Музей хезмәткәрләре визитының максаты-музей кыйммәтләрен саклау һәм 2025 елда районнарда экспедицияләр йомгаклары буенча "Казан Кремлендә" күргәзмә оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International