"Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип исемләнгән танып-белү сәгате

2024 елның 30 июле, сишәмбе

26 июль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Сәламәтлек - һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет булып тора. Әлеге сәгатьтә чарада катнашучылар дөрес туклану, көн режимын үтәүнең әһәмияте, физкультура һәм чыныгуның файдасы, шәхси гигиена кирәклеге турында белделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара кызыклы һәм эчтәлекле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International