«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары илнең яшүсмерләр лигасында призлы урыннар яулады

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

      22-28 июль көннәрендә Мәскәү өлкәсендә «Лисья нора» стендка ату комплексында «Илнең яшүсмерләр лигасы» ярышлары  узды. Ярышларда 17 яшьтән алып 21 яшькә кадәр  булган спортчылар катнашты.   16 төбәктән килгән 200 катнашучы көч сынашты.

     Әлеге турнирда 18 комплект медаль уйнатылды. Стендка ату буенча Россия спорт мәктәбенең Татарстан стендчылары 9 бүләк отты. 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында алтынны Арсений Ануфриев (тренеры Юрий Алексеев) яулады. 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында көмеш медаль иясе булып Сарим Абдуллин (тренеры Юрий Алексеев) танылды. Саба  районы спортчыларын призлы урыннары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International