Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 17 августта “Бала тап, Казан!” исеме астында гаилә бәйрәме оештыра
Квест-ул маҗаралар эзләү, сәяхәт, һәм авырлыкларны билгеле бер җиңү. Уен бала өчен дөньяны, үз мөмкинлекләреңне танып белүнең, үз-үзеңне күрсәтүнең һәм үз-үзеңне үстерүнең иң кызыклы, табигый формасы һәм чарасы булып тора. 13 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Җәй ачкычлары"дигән квест-уен оештырды. Сценарий буенча, квестның төп максаты - «Алтын ачкыч " эзләү. Катнашучылар төрле станцияләрне уздылар. Биремнәрне үтәгәндә, балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, рәсем ясадылар, иҗат иттеләр, үзләренең белем киңлеген, катлаулы ситуацияләрдән чыга белүләрен күрсәттеләр, үзләре һәм дуслары өчен шатландылар. Квест беткәч, балалар Алтын ачкыч таптылар, ул аларга татлы сый әзерләде.
8 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья мәчеләр көненә карата «Мур – мур – шоу» дигән кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
ҖЧ " Игенче" җәмгыяте биләмәләрен матурлау , чәчәкләр утырту эшенә быел да зур җаваплылык белән керештек. Бөтен фантазияне эшкә җигеп, хыялланып , матурлык тудырырга тырыштык. Чәчәкләр, төрле эшләнмәләр , безнең җәмгыятьнең биләмәләрен матурлап кына калмый, ә анда эшләүче хезмәткәрләргә дә күңелле атмосфера тудыра.Алай гына да түгел , һәрбер үткән кеше шушы матурлыкка сокланып китә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Сәмигуллина А.А. сәүдә объектында (Саба районы) РФ законнары нормалары, кулланучылар базарында эшләгәндә барлык законнар таләпләрен үтәүгә уңайлы шартлар тудыру кирәклеге, шулай ук югарыда күрсәтелгән нормаларны бозган өчен санкцияләр турында мәгълүмат биреп, семинар үткәрде.
Катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 07.02.1992 ел, №2300-1 белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Татарстан экспортерлары сорауларына Африканың дустанә илләре - Марокко, Нигерия һәм Эфиопиядәге РФ сәүдә вәкилләре җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектлары кысаларында узачак.
Балагызга тату коллективта профессиональ укытучылар ярдәмендә белем алырга, концерт мәйданчыкларында чыгыш ясап, үзе өчен яңа музыка дөньясын ачу мөмкинлеге бүләк итегез!
13 август көнне район балалар китапханәсендә «Өстәл уеннары дөньясы» дип исемләнгән өстәл уеннары көне үткәрелде. Билгеле булганча, китапханә-ул китап алырга мөмкин булган урын гына түгел, ә аралашу, иҗат, ял һәм уеннар уйнау өчен ачык урын да. Китапханәбездә төрледән-төрле өстәл уеннары тәкъдим ителә. Мәсәлән: “Татарстан Республикасы буенча сәяхәт” өстәл уены. Әлеге уен балаларны Татарстан Республикасы районнары һәм аларның символикасы белән таныштыра. Уен ярдәмендә балалар республика районнары, аларның истәлекле урыннары, спорт объектлары, традицияләре, һәм башка мәгълүматларны белә. Уен комплектында Татарстан Республикасы районнарының флаглары һәм герблары төшерелгән 45 карта, туган як турында хикәя төзү өчен 23 карточка һәм район үзәкләре, шәһәр округлары исемнәре язылган 93 карточка бар. Әлеге өстәл уенын уйнарга китап укучыларыбыз китапханәбезгә яратып киләләр.
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, Олы Кибәче авыл җирлеге, Кадастр кварталы номеры 16: 35:020101 территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларына карата Комплекслы кадастр эшләре 26.02.2024 № 924000008-ОК дәүләт контракты нигезендә башкарыла.
13 август көнне Тимершык авыл китапханәчесе чараларда актив катнашучы,китап укырга яратучы һәм игезәкләр тәрбияләп үстергән гаиләләр белән " Китапханәче сүзе" тапшыруында катнашып чыгыш ясап кайттылар