«Мур – мур – шоу» дигән кызыклы мәгълүмат сәгате

2024 елның 13 августы, сишәмбе

8 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья мәчеләр көненә карата «Мур – мур – шоу» дигән кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар үзләренең песиләренең тышкы кыяфәте һәм холкы турында сөйләделәр.  Шулай ук балалар мәчеләр турындагы кызыклы мәглүмат белән таныштылар.  Балалар мәчеләр турында шигырьләр, табышмаклар һәм мәкальләр ишеттеләр, викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International