ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегенең спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Матур чәчәкләр яхшы хыяллар тудыра. Балалар әйләнә-тирә мохиткә бик сизгер, шуңа күрә балалар йортының тирә ягы зур тәрбияви әһәмияткә ия. Җәй көне безнең балалар йорты территориясендә бик күп төрле чәчәкләр үсә.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

     Социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси шөгыль

 14 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән алмаз мозайкасы буенча шәхси шөгыль үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Саба районының Йосыф Алан авылыннан яшь кунаклар килде. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик дәрәҗәле, истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мәктәп урамындагы 26 нчы йорт чәчәкләре

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан экспортерлары сорауларына Африканың дустанә илләре - Марокко, Нигерия һәм Эфиопиядәге РФ сәүдә вәкилләре җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектлары кысаларында узачак.

Татарстан Республикасы  Социаль фонд бүлеге 17 августта “Бала тап, Казан!” исеме астында гаилә бәйрәме оештыра


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Квест-ул маҗаралар эзләү, сәяхәт, һәм авырлыкларны билгеле бер җиңү. Уен бала өчен дөньяны, үз мөмкинлекләреңне танып белүнең, үз-үзеңне күрсәтүнең һәм үз-үзеңне үстерүнең иң кызыклы, табигый формасы һәм чарасы булып тора. 13 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Җәй ачкычлары"дигән квест-уен оештырды. Сценарий буенча, квестның төп максаты - «Алтын ачкыч " эзләү. Катнашучылар төрле станцияләрне уздылар. Биремнәрне үтәгәндә, балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, рәсем ясадылар, иҗат иттеләр, үзләренең белем киңлеген, катлаулы ситуацияләрдән чыга белүләрен күрсәттеләр, үзләре һәм дуслары өчен шатландылар. Квест беткәч, балалар Алтын ачкыч таптылар, ул аларга татлы сый әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International