Мичән авылы җирлеге биләмәсенә кергән «Таң» балалар бакчасы, Мичән төп мәктәбе, Керәнне ФАП , Яңа Мичән ФАП каршын чәчәкләр белән бизәү гадәти һәм күңелле традициягә әверелде.
2024 елның 14 августында "НАРАТ" спорт комплексының иң актив һәм спорт хезмәткәрләре районыбыз өчен ГТО нормативларын тапшыру кебек масштаблы спорт вакыйгасыннан читтә кала алмады.
Мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре нигезендә парольләрнең гамәлдә булу вакыты чикләнгән.
Системага беренче керү өчен вакытлы пароль системада профиль барлыкка килгәннән соң 30 көн гамәлдә.
Профиль барлыкка килгәннән соң 30 көн эчендә персона системага үз логины һәм вакытлы пароле белән кермәгән булса, вакытлы парольнең гамәлдә булу вакыты бетә, һәм ул эшләми башлый. Администраторга керү мөмкинлеген торгызу өчен Персона карточкасында парольне төшереп калдырырга һәм кулланучыга яңа вакытлы пароль бирергә кирәк.
Кулланучыларның даими серсүзе 180 көн гамәлдә
Парольнең гамәлдә булу вакыты беткәч, система кулланучыдан системага керү өчен яңа пароль уйлап табуын сораячак.
Техник сораулар туганда «Минем спорт» ка техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә телеграм аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.:
➡https://t.me/moi sport_bot
яки почта аша:
14 август көнне Тимершык авыл китапханәсендә балавыздан шәм ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста катнашучыларга үз куллары белән шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Китапханәче шәмнәр турында сөйләде һәм шәмне ничек дөрес борырга икәнен адым саен күрсәтте. Мастер-классның һәр катнашучысының шәхси шәме килеп чыкты. Мастер-класс бик атмосфералы килеп чыкты, катнашучылар үз йортлары өчен индивидуаль бизәк ясадылар.
Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәләр балаларны кече яшьтән китаплар белән таныштыралар, даими рәвештә алар белән төрле чаралар уздыралар.14 август көнне Иләбәр авыл китапханәсе мөдире “Умырзая” балалар бакчасына килеп тәрбияче,өлкәннәр группасына йөрүче балалар белән берлектә “Китапханә кунакка килде” дигән исем астында чара уздырды. Балалар әкиятләр,шигырь,хикәяләр тыңладылар.Табышмакларга җаваплар эзләделәр.Серле сандыкка яшерелгән предметларны алып аларның кайсы әкият геройлары икәнлеген ачыкладылар.Яңа китаплар белән таныштылар.
14 август көнне №6 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының балалары өчен “Юл кагыйдәләрен – балалар белергә тиеш” дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче А.Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре», Г. Шалаеваның “Минем дуслар- юл билгеләре”, Р.Валиеваның “Күңелле светофор” китаплары һәм С.Михалковның «Бездельник –светофор» шигыре ярдәмендә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырып, ни өчен юлда уйнарга ярамый, транспортта үзеңне ничек тотарга икәнен сөйләде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашып, «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Балалар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында нәни дусларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газеталар һәм журналлар укучыларга оператив мәгълүмат җиткерәләр, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, белешмәләрне яктырталар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр. 13 августта Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Газета-журналлар дөньясында” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче анда булучыларны күргәзмәдәге вакытлы басмалар белән таныштырды. Вакытлы басмалар пропагандасы укучыларга китапханәнең мәгълүмат ресурсларында яхшырак юнәлеш алырга мөмкинлек бирә һәм вакытлы басмаларга кызыксынуын арттыра.
13 август көнне Өч Нарат авыл клубында, Иске Икшермә авыл китапханәчесе белән берлектә,“Сәламәт булыгыз!” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга "Сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсе, аның нинди өлешләрдән торуы турында сөйләде, аннары һәр өлешкә җентекләп тукталды, балалар сәламәт яшәү рәвешенең нәрсәдән барлыкка килүен белделәр. Әңгәмә балаларга наркотикларның зарары турында күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Чараны йомгаклап, балалар белән стена газетасы чыгарылды.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә иске ДРЛ лампалар урынына яңа светодиод урам яктыртычлары куелды.