“Юл кагыйдәләрен – балалар белергә тиеш” әдәби-танып белү сәгате

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

14 август көнне №6 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының  балалары өчен “Юл кагыйдәләрен – балалар белергә тиеш” дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.  Китапханәче А.Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре», Г. Шалаеваның “Минем дуслар- юл билгеләре”, Р.Валиеваның “Күңелле светофор” китаплары һәм  С.Михалковның «Бездельник –светофор» шигыре ярдәмендә балаларны  юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырып, ни өчен юлда уйнарга ярамый, транспортта үзеңне ничек тотарга икәнен сөйләде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашып, «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Балалар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында нәни дусларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International