12 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Читать это модно, читать это интересно» исемле яңа китапларга күзәтү үткәрде. Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Чара башында балалар өчен әңгәмә үткәрелде. Аннары китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Китапханәче китаплардан берничә өзек укыды. Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар. Ошаган китапларны, балалар танышу өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.
12 август көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Сезгә ярдәм итә торган законнар" исемле хокукый белем сәгате үткәрелде. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү иде. Яшүсмерләр китапханәчене игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм үзләре белән бәйле булган ситуацияләр турында фикер алыштылар. Алар хокукый әдәбият, закон актлары җыентыклары белән таныштылар. Тематик күргәзмә яшүсмерләр хәтерендә алынган мәгълүматны тулыландырырга һәм тирәнәйтергә ярдәм итте.
Һәрбер кеше өчен иң мөһим нәрсә ул – аның гаиләсе. Гаилә – ул бер-берсен кайгыртучы, яратучы якын кешеләр. Кеше нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәт итү кебек төшенчәләрнең асылын өйрәнә, җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк икәнлеген аңлый. 12 август көнне Шекше авыл китапханәчесе Гаилә елына багышланган «Мин һәм минем гаиләм» исемле рәсем конкурсы оештырды. Катнашучылар һәркайсы үз гаилә әгъзаларын яки аларда «гаилә» сүзе белән ассоциацияләнүче предметларны ясарга тиеш иде. Кызлар һәм малайлар һәркайсы иң матур рәсем аларныкы булсын дип бөтен көчләрен һәм талантларын куеп тырыштылар. Алар рәсем ясаган арада, китапханәче гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мавыгып сөйләделәр.
Владимир Одоевскийның тууына 220 ел тулу уңаеннан, 12 августта Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Владимир Одоевский әкиятләре»темасына әдәби портрет үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларны язучының балачагындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар һәм аның әсәрләрен укыдылар.
Чәчәкләр-матурлык кына түгел, күңел өчен шатлык та ул. Алар теләсә нинди интерьерны бизәргә, безнең тормышыбызга сафлык һәм яктылык өстәргә мөмкин. Һәр чәчәкнең үз уникаль исе һәм төсе бар, ул кәефне һәм хис-кичерешләрне тапшыра ала. Чәчәкләргә карасак, аларның матурлыгына күзләребез сөенә. Без аларның хуш исе белән ләззәтләнә алабыз, ул безнең тирәдә күңелле атмосфера тудыра. «Саба-Арена» фоторепортажы.
2024 елның 9 августында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә «Олимп» футбол кырында Физкультурачылар көненә багышланган район ярышлары узды.
Исегезгә төшерәбез, функционалның бер өлеше тренерга системаның веб-версиясендә мөмкин.
❗ ️Тренер системада эшли башласын өчен, администраторга тренер төркеменең веб-версиясендә тренер төркемен төзергә, спортчылар төркеменә өстәргә һәм расписание формалаштырырга кирәк.
Мәктәптә Администратор үзгәрсә, нишләргә икәнен белергә мөмкин: https://t.me/moisportupdates/93
Техник сораулар туганда «Минем спорт» ка техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә телеграм аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
яки почта аша:
2024 елның 14 августы 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 14 августында көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен «Тылсымлы пластилин» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Бу чараның максаты каникул вакытында балаларны көндезге ял вакытын файдалы итеп оештыру, шулай ук аларда хәрәкәт, сөйләм моторикасын үстерү, эстетик зәвык формалаштыру, тырышлык, төгәллек һәм җаваплылык хисе тәрбияләү булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.