Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Түбән Шытсу авылы мәчетендә ремонт эшләре башкарылды. Түбә калаен алыштыру эшендә авыл халкы һәм иганәчеләр зур ярдәм күрсәтте.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарын (25.03.2021 № 165) тормышка ашырып, мәктәп укучылары белән ел саен дару үләннәре җыю оештырыла.
Еш кына меңнәрчә, кайчак йөз меңнәрчә кеше чикләнгән территориядә: мәйданда, урамда, күңел ачу учреждениеләрендә җыела. Бу ешрак массакүләм чаралар: күңел ачулар, митинглар, йөрешләр, демонстрацияләр, пикетлар, хаҗ кылулар үткәргәндә була. Халык төркеме һәм этеш-төртеш даими рәвештә метрода, базарларда, стадионнарда, чиратларда барлыкка килә. Төркемнең куркынычы аның һич уйланмый эшләвендә һәм һәр кешегә аерым йогынты ясау көчендә. 10 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык күп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» турында тренинг үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире халыкның куркыныч булуы турында сөйләде. Кешеләрнең массакүләм туплануы, халык төркеме сәламәтлек һәм тормыш өчен реаль куркыныч тудыра. Чираттагы чарадан имгәнүләрсез яки сынмыйча кайту өчен, куркынычсызлык чараларын белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар сорауларга җавап бирделәр, төркемдә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп принципларын тикшерделәр. Халык төркеменең йогынтысы турындагы видеосюжетларны игътибар белән карадык. Кеше халык арасында алдан ниятләп яки очраклы рәвештә булырга мөмкин. Шуңа карамастан, ул үзен җитди куркыныч астына куя. Халык арасында кешеләр бер-берсе өчен куркынычның төп чыганагына әверелә. Массакүләм чараларда катнашуның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында белергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм истә тотарга кирәк – халык төркемендә теләсә нинди тоткарлану яки дөрес булмаган гамәлләр кеше тормышы өчен куркыныч булып тора.
10 август көнне Байлар Сабасы бистәсендәге «Гаилә» ял паркында Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сабам минем гүзәл ягым»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, Саба районы тарихы буйлап сәяхәт ясадылар. Районыбызның кайсы авылларыннан торуын, аның территориясендә күпме халык яшәвен белделәр, районыбыз символларын искә төшерделәр. Шулай ук «Мин яшәгән район" дигән темага әңгәмә-сәяхәт үткәрделәр, районның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен искә төшерделәр. Районның һәм авылыбызның горурлыгына ия булган кешеләр турында сөйләделәр. Россиянең төрле почмакларындагы кебек үк, Саба районында да горурланырлык якташлар бар. Балалар безнең район турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар .Балаларны Ватаныбызга сакчыл карарга, аны якларга чакырдылар, киләчәк буын: «Бу минем Туган илем, ул минем йортым!» дип горурланырлык булырга тиеш.
10 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында “Бер күрешү-бер гомер” дигән Коръән ашы үткәрелде. Бәйрәмгә шәһәр читендә яшәүче авылдашлары да чакырылган иде. Чара бер-берсен сагынучы дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чара Кызыл Мишә авыл зираты территориясен төзекләндерү эшләрен оештыруга зур өлеш керткән авылдашларына рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Лесхоз авылы имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт, Кызыл Мишә авылы имам-хатыйбы Дамир хәзрәт, матур вәгазьләр әйтеп, очрашуны тагын да бизәделәр. Барысы да бу чарадан бик канәгать калдылар. Кунаклар, коръән ашының авыл яшьләре хәзерләгән җимешләрне ашап, чәй янында матур гына сөйләшеп, истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәм авылдашларыбыз күңелендә якты истәлекләр генә калдырган дип ышанабыз.
10 август көнне, Гаилә елы кысаларында ,Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, традиция буенча, “Әйдәгез, дус яшик” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як, гаилә турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр.
Беренче укытучы... без бу сүзне еш әйтәбез, ләкин аның безнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында уйланмыйбыз. Бәләкәй кызлар һәм малайлар арасыннан уңышлы, бәхетле кешеләр булып үссеннәр өчен, укытучыларның һәр укучысына күпме көч, хезмәт, җан, түземлек салуларын күз алдына да китерүе кыен!
Олы Нырты мәдәният йортында «Беренче укытучым» исемле истәлекләр сәгате булып узды. Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре кунаклар белән бергә беренче укытучы Нәзирә Сәгыйть кызына кунакка бардылар. Акциядә катнашучылар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә өйләренә барып, укытучыга белем һәм тәрбия бирү буенча бәяләп бетергесез һәм мөһим хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Класс исеменнән истәлекле открыткалар һәм сувенирлар, чәчәк бәйләме һәм торт бүләк ителде. Катнашучылар мәктәп, яраткан фәннәр, беренче билгеләр турында балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.
Беренче укытучы – ул сиңа беренче белемнәрне бүләк иткән кеше генә түгел, ә сиңа мәктәпкә һәм укуга мәхәббәт тәрбияләгән кеше дә. Барысы өчен дә рәхмәт аңа!
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Велосипед иң экономияле һәм популяр транспорт төре, өстәвенә ул кеше сәламәтлеге өчен иң файдалысы булып тора. Бу ике тәгәрмәчле дус олылар өчен дә, балалар өчен дә барысына да туры килә. 10 августта Язлы Арташ авылында "Велоузышлар 2024" спорт чарасы узды. Велоузышлар башланганчы авыл клубы мөдире балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Велосипедта йөрү сәламәтлекне генә түгел, чыдамлыкны да ныгыта. Мондый чаралар үткәрү дә балаларга җәйге каникул вакытында ял итүләрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Татар халкы үзенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән кызыклы һәм уникаль. «Кич утыру»йоласы халык арасында шундый яратканнарның берсе булып тора. Элек - электән авыл хатыннары, кичләрен бер өйгә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: кызлар бирнәгә сөлге, ашъяулык, пәрдә һәм яулык чигәләр, ә өлкәнрәк хатыннар яулык, оекбаш, бияләй бәйлиләр. Шунда ук төрле уеннар оештырганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр.
Килдебәк мәдәният йорты "Умырзая" клуб формированиесе членнары 10 август көнне «Кич утыру» фольклор куренеше үткәрде. Чара барышында катнашучылар үзләренең яшьлек утырышларын, уеннарын, җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр. Сөйләшүләр җылы шартларда самовар янындагы өстәл янында дәвам итте.