Табигать “аптекасы”

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарын (25.03.2021 № 165) тормышка ашырып, мәктәп укучылары белән ел саен дару үләннәре җыю оештырыла.

      Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы, тирә –ягыбызда үсүче байлыгыбыз. Аны тулы бер аптека дип атап булыр иде. Иң мөһиме: аны танырга һәм дөрес куллана белергә кирәк. Халкыбыз үләннәрне гомер-гомергә файдаланган. Безнең район территориясендә аларның бик күп төре усә. Укучыларыбыз туган ягыбызның бу байлыгын белеп үсәргә тиеш. Әлеге чара ның төп максаты да әнә шунда. Тырышлык юкка чыкмады. 7 август көнне гимназиябез укучылары яхшы киптерелгән карлыган яфрагы,сары һәм зәңгәр мәтрүшкә,юкә чәчәкләре алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International