"Мин һәм минем гаиләм" рәсем конкурсы

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Һәрбер кеше өчен иң мөһим нәрсә ул – аның гаиләсе. Гаилә – ул бер-берсен кайгыртучы, яратучы якын кешеләр. Кеше нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәт итү кебек төшенчәләрнең асылын  өйрәнә, җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк икәнлеген аңлый. 12 август көнне Шекше авыл китапханәчесе Гаилә елына багышланган «Мин һәм минем гаиләм» исемле рәсем конкурсы оештырды. Катнашучылар һәркайсы үз гаилә әгъзаларын яки аларда «гаилә» сүзе белән ассоциацияләнүче предметларны ясарга тиеш иде. Кызлар һәм малайлар һәркайсы иң матур рәсем аларныкы булсын дип бөтен көчләрен һәм талантларын куеп тырыштылар. Алар рәсем ясаган арада, китапханәче гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мавыгып сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International