«Өстәл уеннары дөньясы» өстәл уеннары көне

2024 елның 13 августы, сишәмбе

13 август көнне район балалар китапханәсендә «Өстәл уеннары дөньясы» дип исемләнгән өстәл уеннары көне үткәрелде. Билгеле булганча, китапханә-ул китап алырга мөмкин булган урын гына түгел, ә аралашу, иҗат, ял һәм уеннар уйнау өчен ачык урын да. Китапханәбездә төрледән-төрле өстәл уеннары тәкъдим ителә. Мәсәлән: “Татарстан Республикасы буенча сәяхәт” өстәл уены. Әлеге уен балаларны Татарстан Республикасы районнары һәм аларның символикасы белән таныштыра. Уен ярдәмендә балалар республика районнары, аларның истәлекле урыннары, спорт объектлары, традицияләре, һәм башка мәгълүматларны белә. Уен комплектында Татарстан Республикасы районнарының флаглары һәм герблары төшерелгән 45 карта, туган як турында хикәя төзү өчен 23 карточка һәм район үзәкләре, шәһәр округлары исемнәре язылган 93 карточка бар. Әлеге өстәл уенын  уйнарга китап укучыларыбыз китапханәбезгә яратып киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International