Чәчәкләр – тормыш бизәге

2024 елның 13 августы, сишәмбе

      ҖЧ " Игенче" җәмгыяте биләмәләрен матурлау , чәчәкләр утырту эшенә быел да зур җаваплылык белән керештек. Бөтен фантазияне  эшкә җигеп, хыялланып , матурлык тудырырга тырыштык.  Чәчәкләр, төрле эшләнмәләр , безнең җәмгыятьнең биләмәләрен матурлап кына калмый, ә анда эшләүче хезмәткәрләргә дә күңелле атмосфера тудыра.Алай гына да түгел , һәрбер үткән кеше шушы матурлыкка сокланып китә.

   Хезмәтебезнең нәтиҗәсе булып , авыл хуҗалыгы оешмалары арасында беренче урынга лаек булып, районда узган терлекчелек слетында хөрмәтләндек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International