ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2024 ел
җомга

Чәчәкле җәй- елның иң матур һәм якты чорларының берсе, ул вакытта табигать ачык төслэр һәм чәчәкләрнең хуш исләре тәэсирендә чын мәгънәсендә үзгәрә.

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен урман буйлап «Әкият Аланы» сәяхәте үткәрделәр. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда ремонт эшләре дәвам итә. Музейга керү юлын яңарту эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Саба районының Туктар авылыннан «Күңелле кыңгырау» туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Экскурсия барышында кунаклар үзләрен кызыксындырган Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 

 Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен бистәбезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, анда  Бөек Ватан сугышы һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчылар искә алынды. Киләсе тукталыш Н.М.Миңнеханов гаиләсе белән яшәгән йорт капкасы янында булды. Аннары РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы хөрмәтенә исемләнгән «Нургали " мәчете капкасы янына бардык. Соңгы тукталыш булып-Әхмәтовлар гаиләсе яшәгән йортның коймасындагы мемориаль такта белән танышу. Бу гаилә татар хылкына күп кенә танылган музыкаль әсәрләр калдырган талантлы композитор Фасил Әхмәтовны  бүләк иткән.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында " Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы «Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15 августта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Саба районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагогларының «Заманча мәктәпкәчә белем: тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасы буенча секция утырышы булып узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International