Чәчәкле җәй

2024 елның 16 августы, җомга

Чәчәкле җәй- елның иң матур һәм якты чорларының берсе, ул вакытта табигать ачык төслэр һәм чәчәкләрнең хуш исләре тәэсирендә чын мәгънәсендә үзгәрә.

Безнең йөзү бассейны да бу чарадан читтә калмый. Хезмәттәшләребез белән берлектә чәчәкләр үстерәбез. Монда төсләр гаммасын, аларның биеклеген һэм тәрбияләү таләпләрен исәпкә алу мөһим. Үсентеләрнең яхшы сайланган ассортименты чәчәклекнең гармонияле һэм матур кыяфәтен тудыра. Аларны дөрес тәрбияләргә кирәк.Безнең хезмәткәрләребез әлеге эшкә бик зур көч куя. Даими су сибү, чүп үләннәрен бетерү, тукландыру һэм башка процедуралар чәчәкләргә сәламәт һәм матур булып үсергә ярдәм итә.

Быел территориябезне киңәйтеп әлеге тере затларны күбрәк утыртырга булдык. Аны төрле-төрле чәчәкләр белән тулыландырдык:роза,гортензия, петуния , циния, бархатцы, лилия,абелия, ночная красавица. Һәммәседә тирә-ягыбыз чибәрлегенә үз өлешен кертә. Алар ишек алдын кызыл, сары,алсу,зәңгәр төсләргә каплый. Үсентеләребезгә карап һәрчак күзләр йөгерешә. Шулай ук алардан төрле композицияләр ясалды. Чәчәкләрдән ясалган арба, йөрәк формасындагы арка һәм башка матур клумбалар бу җәйне территориябезне төрле төскә бизи.

Килгән кунакларыбыз чәчәкләргә сокланып, аларны мактап,фотосурәтләргә төшәләр. Без һәрчак аны күзәтеп, гүзәл бакчабызга сөенеп торабыз.

Үсентеләр безнең оешмабызның ямен күрсәтеп тора.Чәчәкләребез тышкы кыяфәтне генә түгел,рухи матурлыгыбыз һәм байлыгыбызны да чагылдыра.Алар хезмәткәрләребезгә һәм килгән кунакларыбызга һәрвакыт кәефләрен күтәрә. Без көн саен шау- гөр килгән бакчабыз өчен җан атабыз һәм аның белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International