«Туган як тарихын саклаучы һәйкәлләр»-истәлекле урыннарга экскурсия

2024 елның 16 августы, җомга

 

 Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен бистәбезнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, анда  Бөек Ватан сугышы һәм туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчылар искә алынды. Киләсе тукталыш Н.М.Миңнеханов гаиләсе белән яшәгән йорт капкасы янында булды. Аннары РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы хөрмәтенә исемләнгән «Нургали " мәчете капкасы янына бардык. Соңгы тукталыш булып-Әхмәтовлар гаиләсе яшәгән йортның коймасындагы мемориаль такта белән танышу. Бу гаилә татар хылкына күп кенә танылган музыкаль әсәрләр калдырган талантлы композитор Фасил Әхмәтовны  бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International