15 августта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Саба районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагогларының «Заманча мәктәпкәчә белем: тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасы буенча секция утырышы булып узды. Чаралар Сабаның «Кынгырау» һәм «Балачак» балалар бакчаларында квестлар, мастер-класслар, тренинглар рәвешендә узды. Педагоглар чыгышларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танып белү, физик, социаль-коммуникатив, сөйләм, сәнгати-эстетик усештә, мәктәпкәчә белем бирүдә инновацияләрне куллану мәсьәләләре каралды.
Утырышның пленар өлеше Саба урта мәктәбендә узды. Мәгариф идарәсе методистлары мәктәпкәчә учреждениеләрдәге агымдагы уку елындагы эш йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясадылар, аннары 2024-2025 уку елында район һәм республика конкурсларында призлы урыннар алган педагогларның иң яхшы практикалары тәкъдим ителде.