ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2024 ел
җомга

Бүген Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире яшүсмерләр өчен толерантлык сәгате һәм «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге чараның максаты-балалар арасында толерантлык идеяләрен популярлаштыру, башка кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Башта толерантлыкның нәрсә булуы, толерант кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләнелде. Аннары балалар темага рәсемнәр ясадылар, әдәплелек , Тылсымлы сүзләр турында табышмаклар чиштеләр . Барысына да татлы бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 август көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Арташ авыл җирлегендә торучы балалар өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә килүче  журналларга  күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен "Бөтен гаилә өчен газета-журналлар" дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Аның максаты-вакытлы матбугат белән танышу, тормышта кирәкле һәм файдалы мәгълүматны файдалану өчен газета-журнал материалларын укучыларга җиткерү. Китапханәче китапханәдә нинди газета-журналлар табып булуы, һәр журналның билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары булуы турында сөйләде. Укучылар газета-журналларның тиражлары, рубрикалары белән таныштылар, кызыклы мәкаләләрне кычкырып укыдылар. Һәркем үзе өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә файдалы мәгълүмат таба алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Чәчәкле җәй- елның иң матур һәм якты чорларының берсе, ул вакытта табигать ачык төслэр һәм чәчәкләрнең хуш исләре тәэсирендә чын мәгънәсендә үзгәрә.

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен урман буйлап «Әкият Аланы» сәяхәте үткәрделәр. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда ремонт эшләре дәвам итә. Музейга керү юлын яңарту эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Саба районының Туктар авылыннан «Күңелле кыңгырау» туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Экскурсия барышында кунаклар үзләрен кызыксындырган Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International