«Җәй китабы 2024» проекты кысаларында 19 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире "Тукайлы җәй"әдәби сәгате үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Г,Тукайнын "Бәхет" әсәрен укыдык, әсәр буенча сорауларга җавап бирелде һәм җавапларын дәфтәрләргә яздылар .
Кешелек җәмгыятенең үсеш тарихы дәвамында чәчәкләр һәрвакыт кешеләрнең тормышын бизәгән. Без еш кына үз хисләребезне чәчәкләр ярдәмендә белдерәбез, тормышыбыздагы истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтәбез. Чәчәкләр тоткан балалар уку елын башлыйлар, традицион бәйрәмнәр: уңыш көне, Укытучылар көне, Соңгы кыңгырау, Чыгарылыш кичәләре берсе дә чәчәкләрдән башка үтми. Чәчәкләр кешене шатландыра, матурландыра, табигать матурлыгына, музыкага, шигырьләргә, хайваннарга сизгеррәк итә. Моннан тыш, чәчәкләр-үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүнең менә дигән чарасы. Җәй буе тирә-юньдәгеләрне үзенең матурлыгы белән сөендерерлек чәчәк бакчасы булдыру - катлаулы бурыч. Әмма, бик теләсәң, һичшиксез килеп чыгачак. Менә без дә, Саба муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты " хезмәткәрләре һәм балалары да чәчәк бакчасы булдыру өчен бөтен көчебезне куйдык.Һәр чәчәкнең үсемлекнең бер өлеше генә түгел, география дә икәнен без барыбыз да яхшы беләбез.
Чәчәкләр үстерү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, моңа балалар бездә бик теләп өйрәнәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
19нчы август көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында "2024-2025нче уку елында тарих һәм җәмгыять белемен укыту: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы булып узды.
17 август көнне Кече Шыңар мәдәният йортында студентларның һәм яшьләрнең "Яшьлек- алсу таң" дигән традицион концерт программасы булып узды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге артистлар катнашты, чөнки бу ел гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә багышлана: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар, күңелле скетчлар һәм пародияләр. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы яшь парларны котладылар. Тамашачылар "Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як» вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.
11-17 август көннәрендә Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия юниорлар беренчелеге узды.
Саба" ҖЧҖенең "Явлаштау" бригадасында терлекчелек фермаларына керү юлларын ремонтлау дәвам итә.
"Әхәтов" КФХсында 130 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше төгәлләнде
Футбол буенча "Явлаштау" командасы 2024 елгы Мөхәммәтшин кубогы плей-офф уеннары кысаларында Кукмараның "Степан Разин" командасы белән уйнады.
Түбән Шытсу авылында агач электр баганалары яңага алыштырыла. Барлыгы 25 штук бетон баганалар куелачак.