19нчы август көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында "2024-2025нче уку елында тарих һәм җәмгыять белемен укыту: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы булып узды.
Семинар барышында түбәндәге доклад һәм чыгышлар тыңланды:
1."Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының 2023-2024нче уку елындагы эшенә анализ", мәгариф идарәсе методисты Л.Ф. Гайнуллина (доклад).
2. "Тарих укытучылары өчен 2024-2025нче уку елына гамәли тәкъдимнәр”, Шәмәрдән лицее “Үсеш” укытучысы Гатауллина Э.И. (практикум)
3."Җәмгыять белеме буенча БДИ/ТДИ тикшерү: укытучыга нәрсә белергә кирәк", Саба гимназиясе укытучысы Фатихова Д.И. (практикум)
4. «Тарих дәресләре һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның тикшеренү культурасын формалаштыру”, Шекше төп мәктәбе укытучысы Галимуллина Ч.Г. (чыгыш)
5. "Укучыларны “Тархан" тарихи-мәдәни конкурсына әзерләү ысуллары”, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Сөләйманова Н.М.(чыгыш)
6. “Тарих һәм җәмгыять белеме дөньясында”, сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Гомәрова Р.Р., Муллахмәтов Р.М. (квиз)
Шулай ук "Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының норматив базасы" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде һәм 2024-2025нче уку елына Саба районы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының эш планы расланды.