Рәлина Галимова стендка ату ярышында кызлар арасында өченче урын яулады

2024 елның 20 августы, сишәмбе

11-17 август көннәрендә Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия юниорлар беренчелеге узды. Ярышлар Липецк, Свердловск, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200ләп спортчыны берләштерде.  Россия беренчелегендә  «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы  Рәлина Галимова бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул шәхси скитта өченче урынны яулады, ә команда зачетында көмеш медаль яулады.

Рәлинәне уңышлы  чыгыш ясавы  белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International