18 нче август көнне Бигәнәй мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилеена багышланган "Г.Морат иҗаты" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь. Г.Морат колхозчылар гаиләсеннән чыккан, кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1981 елда тәмамлый. 1970-1980 елларда Беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.
Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне кызыксынып карыйбыз, ә аннары укырга өйрәнәбез. Төрле китаплар була: күңелле һәм моңсу, танып белү һәм әкият китаплары. Китапны ачып, битләрне ачып карыйбыз, һәм чын могҗиза була: китап безгә тарихлар сөйли башлый, безне әле утыз тугызынчы патшалыкка, әле утызынчы дәүләткә алып китә.
Китап-искиткеч әйбер!
20 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «Китап өй туе»дигән яңа китаплар белән мавыктыргыч танышу үткәрде. Чара башында китапханәче балаларны иң яхшы дусларына - олылар да, балалар да дус булган китапларга чакырды. Балалар китапханәдә китапларның зур һәм тату гаилә булып яшәвен белделәр. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Иске Мичән авылындагы «Шәүкәт» күлендә вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышы уздырылды.
Чебурашка-гадәти булмаган җәнлек, супергерой һәм берничә буынның яраткан кешесе. Иске Икшермә авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында “Исәнме, дустым, Чебурашка!” пластилиныннан мастер класс үткәрде. Мастер класс Эдуард Успенский уйлап тапкан Чебурашканың туган көненә багышланган иде. Бу изге бәйрәм 2005 елдан бирле 20 августта билгеләп үтелә.
Китапханәче балаларга «зур колаклы кызыклы җәнлек» әкиятенең барлыкка килү тарихын сөйләде. Тагын чебурашканың Россиянең Олимпия җыелма командасы талисманы булуын һәм Мәскәүдә Чебурашка музее ачылуын белделәр.
Мультфильмдагы геройны балалар шатланып ясадылар һәм сюжетны сөйләделәр, Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена и его друзья»әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр. «Чебурашка» эше балалар өчен бик матур һәм кызык килеп чыкты. «Колаклы персонаж» җитештерү нәтиҗәсеннән барысы да канәгать иде.
22 нче августта Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы- милли флагка багышланган бәйрәм.
Гражданнардан үзара салым хисабына Көек авылы зираты территориясендә агач кисү, куаклардан чистарту эшләре башкарылды, зират территориясе төзекләндерелде. Эшне «ТрансАгроКорм» ҖЧҖ башкарды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында республика программасы буенча светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.
20 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Минем һөнәри карьерам» исемле китап дресс-коды үткәрде. Чарада катнашучылар китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы мизгелләре, аның төп бурычлары, китапханә белгеченең нинди белем һәм күнекмәләр алырга тиешлеге турында белделәр. Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар, төрле китаплар, аларның урнаштыру тәртибе белән таныштылар һәм укучының формулярын тутырырга өйрәнделәр.
Чебурашка персонажы Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена и его друзья» китабы битләрендә пәйда булды һәм мультфильм дөнья күргәннән соң күпләргә тагын да күбрәк яратыла башлады. 20 августта Чебурашка үзенең туган көнен билгеләп үтә, әлеге вакыйгага багышланган уен программасы «Әкият» балалар бакчасы балалары өчен оештырылды. Алып баручылар балаларга Чебурашканың туган көненә багышланган бәйрәм барлыгын сөйләделәр. Бәйрәмне «Каравай» җыры һәм Чебурашка турындагы китапларга күзәтү белән тәмамладылар.