"Газинур Морат иҗаты" әдәби сәгать

2024 елның 20 августы, сишәмбе

 Олы Кибәче авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилеена багышланган "Г.Морат иҗаты" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде.  Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь. Г.Морат колхозчылар гаиләсеннән чыккан, кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1981 елда тәмамлый. 1970-1980 елларда Беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International