22 нче августта Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы- милли флагка багышланган бәйрәм.

2024 елның 20 августы, сишәмбе

22 нче августта Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы- милли флагка багышланган бәйрәм. Бу көн Россия гражданнары өчен үз Ватанына карата хөрмәт һәм горурлык белдерү өчен үзенчәлекле мөмкинлек булып тора. Илебез күләмендә "Россия триколоры" акциясен үткәрү, бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларның берсе.  Россия флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге активистлары һәм яшь гвардиячеләр Шәмәрдән халкына ленталар таратырга чыктылар. Акцияда катнашучыларга флаг төсләренең нәрсә аңлатуы, бәйрәмнең килеп чыгышы турында да мәгълүмат таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International