"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Улугбек Вайисов Шәмәрдәндә балалар белән "Сәламәт булуы-шәп!" дигән спорт уеннары уздырды.
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.
21 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау мәдәният йорты белән берлектә, Миңгәр авылы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.
15нче август көнне Саба гимназиясе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында технология укытучыларының секция утырышы булып узды.
16нчы август көнне Саба гимназиясе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды.
Саба китапханәсенә йөрүче өлкәннәр төрле тарихи урыннарга сәяхәт итәргә яраталар. 21 август көнне алар бергәләп тагын юлга кузгалдылар. Бу юлы халкыбызның тарихи һәм мәдәни башкаласы булган Казан шәһәренә. Сәяхәт "Игенчеләр сарае"ның бик эчтәлекле музееннан башланды. Элеккеге чордагы эш коралларын күреп, өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңарттылар, күңелләрендәге истәлекләр белән уртаклаштылар. Казансу яр буе, Казан "Гаилә үзәге", яңа спорт корылмалары, "Әкият" курчак театры, "Туган авылым" комплексы, Иске татар бистәсе, Казан Кремлендә булды өлкәннәребез. Башкалабызның тарихи истәлекләрен барлап, Казанның матурлыгына сокланып, республикабыз белән горурланып кайттылар алар сәфәрдән. Бер- берсе белән аралашып, гармунга кушылып җырлап, вакыт узганны сизмәделәр дә. Өлкәннәребез үзләренә һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булган районыбыз җитәкчеләренә, районыбыз башлыгы Рәис Миннихановка, Саба китапханәсе хезмәткәрләренә, Ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Россиядә ел саен балалар һәм яшүсмерләр өчен фән һәм техника атналыгы үткәрелә — илдә иң мөһим массакүләм вакыйгаларның берсе. Чаралар үсеп килүче буынның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең киләчәктә үзлегеннән белем алуына һәм үз-үзләрен камилләштерүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Төбәк авыл клубында клуб мөдире белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китапханә фондыннан физика, медицина, химия, тарих һәм географиядәге ачышлар һәм уйлап табулар турында сөйләүче белешмәләр, энциклопедияләр һәм башка материаллар тәкъдим ителде. Китап һәм Энциклопедия битләре буйлап сәяхәт итеп, яшь укучылар техника үсеше, гаҗәеп ачышлар һәм даһи уйлап табулар турында күп яңалыклар белделәр.
21 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көненә багышланган «Террорчылык – тормышыбызның чынбарлыгы» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. Китапханәчеләр яшь укучыларга терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Теракт барлыкка килгән вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, шикле предметлар табу һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге хакында сөйләнде.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле җыр кичәсе үткәрделәр. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүчеләр катнашты. Алар онытылган яшьлек җырларын, халык җырларын, такмакларны искә төшерделәр. Шулай ук халык уеннары уйналды. Чара бик күңелле һәм җылы шартларда узды.