ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Быелгы катлаулы һава торышына карамастан, механизаторлар тырышып эшлиләр. Арпа уңышы 39ц/га, арышныкы 24 ц/га тәшкил итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш дәвам итә. Йортка керү юлына тротуар җәелде һәм балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар урнаштырыла башлады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә. 

Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Балаларны Россия Федерациясе символлары, аларның билгеләнеше һәм ил гражданины тормышындагы роле белән таныштыру өчен Олы Кибәче авыл китапханәсендә «Безнең триколор»чарасы узды. Балалар Россия Дәүләтенең флагы тарихы белән таныштылар, шулай ук 17 — 19 гасырларда флагның кызыл төсе батырлыкны, иманны саклауны, каһарманлыкны, киң күңеллелекне, фидакарьлекне, утны, үлем сугышын, зәңгәр төсе — күк йөзен, тугрылыкны, рухилыкны, ак төсе — тынычлыкны, чисталыкны символлаштырганлыгын белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар РФ триколорын  альбом битләренә төсле йоннан ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

20 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле җыр кичәсе үткәрделәр. Чарада «Ак калфак» клубына йөрүчеләр катнашты. Алар онытылган яшьлек җырларын, халык җырларын, такмакларны искә төшерделәр. Шулай ук халык уеннары уйналды. Чара бик күңелле һәм җылы шартларда узды.

Сәяхәт-кеше тормышында матур, күңелле, истәлекләргә бай мизгел. Сәяхәтләрдә кешенең дөньяга карашы үзгәрә, аның белемнәре киңәя, ул яңа тойгылар һәм уңай эмоцияләр ала. Кеше, рухи ризык җыеп, өенә ял итеп кайта. 20 августта Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, клуб берләшмәләренә килүчеләрнең ялын оештыру максатында Алабугага экскурсия оештырдылар. Алабуга-бик матур төбәк, анда күп санлы тарихи-мәдәни һәйкәлләр, комплекслар һәм истәлекле урыннар тупланган. Бүгенге экскурсия Кама ярында урнашкан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булудан башланды. Кызыклы вакыйганы тыңлаганнан соң, барыбызны да Кама буендагы матур табигать күренешләре гаҗәпләндерде. Озын юлдан һәм зур территория белән экскурсиядән соң «Таҗикстан» кафесында тәмле ризык ашау бик урынлы иде.

Тагын бер уникаль музей – «Портомойня". Биредә беренче кер юу машинасы, үтүк, сабын, агач торбалар, беренче су счетчиклары турында белергә була.

Шулай итеп, безгә бүгенге кечкенә сәяхәтебез бик ошады. Көн бик матур һәм мавыктыргыч узды, барыбызга да яхшы кәеф һәм якты тәэсирләр бүләк итте.

21 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау мәдәният йорты белән берлектә, Миңгәр авылы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.

21 августта Иштуган мәдәният йорты белгечләре Россия флагы көненә багышланган «Безгә флаг һәм гербны сакларга васыять ителгән» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр. Чара башында тантаналы рәвештә Россия гимны яңгырады, балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм җырладылар. Мөдир чарада катнашучыларны флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы белән таныштырды, ак, зәңгәр, кызыл төсләр нәрсә аңлата, дәүләт флаглары кайчан һәм кайда эленә. Аннары Хокукый викторина уздырдылар, шулай ук балалар рәхәтләнеп табышмакларны чиштеләр һәм «ак, зәңгәр, кызыл» уенын уйнадылар, ул егетләрнең безнең әләм турында яхшы белүләрен күрсәтте. Җыелышта катнашучыларның барысы да илебез символларына ихтирам белән карый, патриот булып үсә, Ватаныбызны ярата һәм безнең Россия гражданнары булуыбыз белән горурлана.

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә Саба муниципаль районы билгесе буялды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26-29 августта «минем бизнес» үзәге социаль контрактны алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак.   Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме алу өчен укыту программасы " кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә бушлай уза


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International