Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Ватаныбыз тарихының данлы битләрен искә төшерәбез һәм һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия булган символикага мөрәҗәгать итәбез. Тарихны белү бездә Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт, шулай ук халкыбыз өчен горурлык тәрбияли. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсе мөдире һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Дәүләт флагы-дан символы»дип исемләнгән мәгълүмати — танып белү сәгате үткәрделәр. Алып баручылар бу датаның тарихы, дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар беренче флагның кайчан һәм ни өчен барлыкка килүен, аның безнең ил тарихындагы роле, символик әһәмияте турында белделәр. Аннары балалар «Россия флагы» дигән танып-белү викторинасында катнаштылар. Алар илебез символлары турындагы мәкаль һәм табышмакларга җавап бирделәр. Чара азагында балалар Россия флагын ясадылар.
Лесхоз бистәсенең урман селекция-орлыкчылык үзәгендә чәчәк бакчасы
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флаг-бердәмлек, суверенитет һәм Ватанның бәйсезлеге символы. 22 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә « Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Россия данының өч төсе “дигән мастер-класс үткәрде. Эш гадәти булмаган һәм мавыктыргыч иде. Гуаш буяулары, ватман һәм пумала ярдәмендә төп дәүләт символы-флаг ясадылар . Эш барышында балалар белән ватаныбызның барлык төп символлары турында фикер алыштылар һәм искә төшерделәр, флагның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның төсләренең мәгънәсен белделәр һәм Россия флагы турындагы шигырьләрен искә төшерделәр.
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул безне Ватан тарихының данлы битләрен искә төшерергә һәм һәрберебез сакларга тиешле символикага тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Россия гражданнарында дәүләт символларына ихтирам тәрбияләү максатыннан, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, 22 августта Олы Нырты авыл китапханәсе « Китап сөючеләр» клубында катнашучыларны Россиянең өч төсе Могҗизалар кыры интеллектуаль уенына чакырды. Китапханәче балаларга төп символлар турында сөйләде , флагның барлыкка килү тарихы , ни өчен ул өч төсле, һәр төс нәрсәне аңлата һәм дәүләт флагларының кайда эленүе турында белделәр. Аннары китапханәче уенның төп кагыйдәләрен аңлатты һәм Могҗизалар кыры уенын дәвам итте .Балалар сорауларга мөмкин кадәр күбрәк очко җыярга тырышып җавап бирделәр. Уен актив һәм җанлы узды. Финалда җиңгән Самат супер-уенда катнашты, биремне ул уңышлы үтәде. Чара азагында балаларга Россия символлары турында сөйләүче китаплар белән якыннанрак танышырга киңәш итте.
Чәчәкләрнең муллыгы һәм гадәти булмаган композицияләр-болар барысы да зур мәхәббәт һәм теләк белән эшләнгән эш.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен мәгълүмати лекция үткәрелде. "30 августта нинди бәйрәм үткәрелә?" темасын сайлау очраклы түгел, чөнки нәкъ менә шушы көнне Татарстанда Республика көне һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. Музей хезмәткәрләре бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм бәйрәмне хәзерге вакытта ничек билгеләп үтүләре турында тарихи мәгълүмат җиткерделәр.
Саба районы Миңгәр авылыннан «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршрутында катнашучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Яшь кунаклар урманчылар династиясе белән кызыксынып, Миңнехановлар гаиләсенә аерым игътибар бирделәр. Күп кенә сораларга җавап таптылар, элеккеге эш кораллары турында да мәгълүмат тупладылар.
2024 елның 22 августы 21.00 сәгатьтән 23 август 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
23 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
1994 елдан башлап ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе", шулай ук Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы бәйрәм акциясенә кушылды, мәктәпнең тәрәзәләрен бизәде. Балалар рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Балалар рәсемнәрдә Россия флагының куәтле көчен, аның иреген, дәүләтебезнең байлыгын күрсәттеләр. Рәсемнәрнең төп төсләре, әлбәттә, зәңгәр, кызыл һәм ак, бу Россия Федерациясе флагындагы төсләргә туры килә. Чара балаларда Ватаныбыз һәм Россия флагына зур мәхәббәт, хөрмәт уятты.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Видеокүзәтү камераларын һәм мультимедиа җиһазларын көйләү, экспозиция модульләрен җыю, экспонатларны урнаштыру эше бара.