«Россиянең өч төсе» могҗизалар кырының интеллектуаль уены

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул безне Ватан тарихының данлы битләрен искә төшерергә һәм һәрберебез сакларга тиешле символикага тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Россия гражданнарында дәүләт символларына ихтирам тәрбияләү максатыннан, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, 22 августта Олы Нырты авыл китапханәсе « Китап сөючеләр» клубында катнашучыларны Россиянең өч төсе Могҗизалар кыры интеллектуаль уенына чакырды.   Китапханәче балаларга төп символлар турында сөйләде , флагның барлыкка килү тарихы , ни өчен ул өч төсле, һәр төс нәрсәне аңлата һәм дәүләт флагларының кайда эленүе турында белделәр. Аннары китапханәче уенның төп кагыйдәләрен аңлатты һәм Могҗизалар кыры уенын дәвам итте .Балалар сорауларга мөмкин кадәр күбрәк очко җыярга тырышып җавап бирделәр. Уен актив һәм җанлы узды. Финалда җиңгән Самат супер-уенда катнашты, биремне ул уңышлы үтәде. Чара азагында балаларга Россия символлары турында сөйләүче китаплар белән якыннанрак танышырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International