Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә чәчәк бакчасы.
22 августта мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм – иң мөһим дәүләт символларының берсе булган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Кешенең үз иленең символларына ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәте - аның гражданлык күрсәткече, димәк, укымышлылыгы, мәдәнияте, әхлагы чагылышы. Дәүләт символларына хөрмәт күрсәтеп, без үз Ватаныбызга мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтәбез, Россия гражданнары булуыбыз белән горурланабыз.
Патриотизм тәрбияләү, Бөек ил тарихына хөрмәт йөзеннән, 22 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Бердәм флаг астында»дип аталган патриотизм сәгате оештырылды. Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Чара барышында балалар триколор тарихы белән таныштылар, илебез флагы турында шигырьләр укыдылар һәм, әлбәттә, үзләренең хисләрен рәсемнәрдә белдерделәр, иҗатларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр, үз эшләрендә Ватан символын гәүдәләндерделәр.
Бильярд буенча турнир- гади ярыш түгел, бу уенны яратучылар өчен дә, яңа уенчылар өчен дә күңелле вакыт үткәрү. Бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерыла - әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә.
18 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Рус бильярды буенча ярыш үткәрелде. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә катнашучыларны җиңүгә этәрде.
Барлык катнашучылар да яхшы һәм шактый тигез уен күрсәттеләр. Йомгак ясаганда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Турнирның җиңүчесе-Вәлиев Илназ
2 урын - Сафин Әхмәт
3 урын-Сираҗиев Азат
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны “Күңел көзгесе” дип аталган шигърият бәйрәменә чакырдылар. Катнашучылар шигъриятнең нидән башланганын белделәр, беренче шигырьләр язылу тарихы белән таныштылар. Балалар алдан ук әзерләнеп килеп, яраткан шигырьләрен сәхнәдән сөйләделәр. Шулай ук курайда татар халык көйләре дә яңгырады.
22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә.
Безнең приютта Россия флагы туган көненә багышланган чаралар узды, анда балалар Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү алдыннан безнең приют «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Тәрбияләнүчеләр приют тәрәзәләрен ил символикасы белән бизәделәр. Россия триколоры җәмгыятьне берләштерүче символ булып тора. Ул илебезнең һәр гражданинына якын булган кыйммәтләрне һәм идеалларны: ирекне, намуслылыкны, үҗәтлекне, батырлыкны, гаделлекне һәм абруйны гәүдәләндерә. Дәүләт флагы көне Россиянең бай тарихы, батырлыклары һәм җиңүләре, илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар турында тагын бер кат искә төшерә. Шулай ук бәйрәм уңаеннан педагог Рузилә Солтан кызы иң яхшы брошкага конкурс үткәрде. Балалар үз куллары белән брошкалар ясадылар һәм бәйрәм уңаеннан брошкаларны безнең приют хезмәткәрләренә һәм авылдашларына тараттылар.
Ел саен 22 августта Россиядә, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә №4 номерлы “Кыңгырау” бакчасына йөрүче балалар өчен “Россия флагында өч төс кайдан?” дип исемләнгән танып -белү сәгате үткәрелде. Чара Шәмсутдинов Ихсан, Газизуллина Энҗенең бәйрәмгә багышланган шигырьне сәнгатьле сөйләү белән башланып китте. Китапханәче Шакирҗанова И.И. һәр иленең үз символикасы барлыгын, әләмнең Россия символы буларак барлыкка килү һәм раслану тарихын сөйләде, “Россиянең өч төсе” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар триколор төсләренең нәрсә аңлатканын, дәүләт әләменең кайчан һәм кайда эленгәнен белделәр. Нәни дусларбыз “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Россия флагын кем тизрәк җыяр” уеннарында да үзләренең актив, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Чара төсле кәгазьдән флаг ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!
22 август көнне Саба район китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" клубы өчен "Табигать хәзинәләре" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсе янында җиләк-җимеш агачлары, дару үләннәре, урман байлыклары, гөмбәләр турында китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында «Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кеше организмына файдасы» темасына әңгәмә-викторина үткәрелде, табышмак-ребуслар чишелде.
22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрделәр.
Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйныйлар Матурлыкны һәм юанычны символлаштыралар. Алар безне гади мизгелләргә сөенергә, табигать чолганышында тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр.