“Россия флагында өч төс кайдан?” танып -белү сәгате

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен 22 августта Россиядә, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә №4 номерлы “Кыңгырау” бакчасына йөрүче балалар өчен “Россия флагында өч төс кайдан?” дип исемләнгән танып -белү сәгате үткәрелде.  Чара  Шәмсутдинов Ихсан,  Газизуллина Энҗенең бәйрәмгә багышланган шигырьне сәнгатьле сөйләү белән башланып китте. Китапханәче Шакирҗанова И.И. һәр иленең үз символикасы барлыгын,  әләмнең Россия символы буларак барлыкка килү һәм раслану тарихын сөйләде, “Россиянең өч төсе” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар триколор төсләренең нәрсә аңлатканын, дәүләт әләменең кайчан һәм кайда эленгәнен белделәр. Нәни дусларбыз “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Россия флагын кем тизрәк җыяр” уеннарында  да  үзләренең актив, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Чара төсле кәгазьдән флаг ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International