22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә.

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге шул уңайдан Шәмәрдәндә велойөгереш оештырды. 1991 нче елда, Мәскәүнең ак йортында беренче тапкыр бу көнне илебезнең өч төстән торган флагы күтәрелә. Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге бу чарадан читтә калмый. Әлеге велойөгерешне алар ел саен үткәреп киләләр. Йөгерештә катнашучылар велосипедта, урам буйлап Россия флагын күтәреп уздылар. Бу чара Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның дуслыгын, бердәмлелеген һәм көчен чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International