«Россия флагы көне»

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; халык һөнәрчелеге турында күзаллау формалаштыру; иҗат сәләтләрен, фантазиясен, рәсем элементын башкаруның гамәли күнекмәләрен үстерү; халык традицияләренә, халык иҗатына мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү; Россия Дәүләт флагы белән таныштыру; Россия Федерациясе дәүләт флагының әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International