"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Улугбек Вайисов Шәмәрдәндә балалар белән "Сәламәт булуы-шәп!" дигән спорт уеннары уздырды. Тренерларыннан үрнәк алып, балалар бик теләп төрле күнегүләр ясадылар, йөгерделәр, спорт белән шөгыльләнделәр. Күнегүләр, бердәмлек, активлык аларның тагы да күңелләрен күтәрде.