Экскурсия

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Саба китапханәсенә йөрүче өлкәннәр төрле тарихи урыннарга сәяхәт итәргә яраталар. 21 август көнне алар бергәләп тагын юлга кузгалдылар. Бу юлы халкыбызның тарихи һәм мәдәни башкаласы булган Казан шәһәренә. Сәяхәт "Игенчеләр сарае"ның бик эчтәлекле музееннан башланды. Элеккеге чордагы эш коралларын күреп, өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңарттылар, күңелләрендәге истәлекләр белән уртаклаштылар. Казансу яр буе, Казан "Гаилә үзәге", яңа спорт корылмалары, "Әкият" курчак театры, "Туган авылым" комплексы, Иске татар бистәсе, Казан Кремлендә булды өлкәннәребез. Башкалабызның тарихи истәлекләрен барлап, Казанның матурлыгына сокланып, республикабыз белән горурланып кайттылар алар  сәфәрдән. Бер- берсе белән аралашып, гармунга кушылып җырлап, вакыт узганны сизмәделәр дә. Өлкәннәребез үзләренә һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булган районыбыз җитәкчеләренә, районыбыз башлыгы Рәис Миннихановка,  Саба китапханәсе хезмәткәрләренә, Ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International