ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бердәмлектә -көч!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2024 елның 15 октябрендә Саба районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 5 педагог Арча шәһәрендә республика семинарында чыгыш ясады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15 октябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Казанның истәлекле урыннары» дип исемләнгән  иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды (укытучысы Мифтахова Ф.И.). Укучылар үз хезмәтләрендә сайланган мәдәният һәйкәлләрен һәм башкалабызның күренекле урыннарының рәсемнәрен ясадылар, Казан шәһәренең матурлыгын һәм уникальлеген күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрь көнне «Тарих сакчылары» проекты кысаларында Шәмәрдән лицееның Алдынгылар хәрәкәте активистлары һәм Юнармиячеләр  остазлары белән берлектә Җиңү паркында булдылар.

Катнашучылар Бөек Ватан сугышында, фронтта һәм тылдагы якташларның истәлекләре белән таныштылар, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар, чара ахырында паркта урнашкан һәйкәлләрне чистарттылар.

Мондый проектлар үсеп килүче яшь буынга илебез тарихы турындагы хәтерне сакларга ярдәм итә!

15 октябрь — татар халкының Хәтер һәм кайгы көне, Татарстанда һәм башка дөньяда татарлар тарафыннан ел саен Иван Грозный гаскәрләреннән Казанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Шул уңайдан Саба район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе»дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 октябрьдә Бөтендөнья Чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бу көн «Чиста куллар гомерне коткара» девизы астында уза. Бу олыларга да, балаларга да кулларны сабынлы су белән юуның әһәмиятен искә төшерү булып тора. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасының балалары өчен «Чиста куллар турында» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр кулларны кайчан юарга һәм ничек дөрес юарга кирәклеге күрсәтеп, бармак очларында нинди микроблар булырга мөмкинлеген әйттеләр. «Смешарики» мультфильмын караганнан соң, балалар мультфильм геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышып: кайда, кем, нәрсәне бозганын сөйләделәр. Чара  ахырында, һәр бала кәгазь битенә кулларын куеп төшереп кисеп алды һәм күңелле елмаю рәсемен ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мичәнбаш авылында гражданнарның үз-үзләрен җайга салу чаралары хисабына балалар мәйданчыгы кору эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында гражданнарның үз-үзләрен җайга салу чаралары хисабына юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

"Саба МПП ТКХ" АҖ коммуналь оешмасы хезмәткәрләре Байлар Сабасы ш.т. п. агачларын формалаштыру буенча кисү эшләре башкардылар. 

Тэги: окс ОКС

11нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә “Белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International