2024 елның 15 октябрендә Саба районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 5 педагог Арча шәһәрендә республика семинарында чыгыш ясады. Алар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап һәм уку белән кызыксындыру: уен технологияләре һәм методик киңәшләр» темасын ачып җибәрделәр. Семинар барышында алар әлеге юнәлеш буенча үз практикаларында кулланыла торган яңа алымнарны күрсәттеләр.