Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

11нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә “Белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

   Семинар кысаларында сәләтле балалар мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мирзагалямова Д.Ф. һәм татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Шәмсетдинова Л.Т. ачык дәресләр һәм мастер-класс  күрсәтте. Район мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык булдыру турында панель дискуссия оештырды. Икшермә кадет интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәфиева М.И. әдәби әсәрне өйрәнгәндә эзләнү, сәнгать алымнары аша хисләр тудыру турында чыгыш ясады, татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Сабирова Р.Ә. “Әдәбият дәресләрендә эш битләрен төзү һәм куллану”дигән темага практикум үткәрде. Семинар кысаларында укытучылар  Шәмсетдинова Л.Т. оештырган интерактив тәнәфестә дә катнашты. Татар теле  һәм әдәбияты укытучыларының район семинары Эзмә урта мәктәбе укытучысы Кәримова И.Ф. кызы оештырган “Каюм Насыйри-татар дөньясының якты йолдызы” дип исемләнгән үзуен белән тәмамланды.

 Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International