15 октябрь көнне «Тарих сакчылары» проекты кысаларында Шәмәрдән лицееның Алдынгылар хәрәкәте активистлары һәм Юнармиячеләр остазлары белән берлектә Җиңү паркында булдылар.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышында, фронтта һәм тылдагы якташларның истәлекләре белән таныштылар, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар, чара ахырында паркта урнашкан һәйкәлләрне чистарттылар.
Мондый проектлар үсеп килүче яшь буынга илебез тарихы турындагы хәтерне сакларга ярдәм итә!