ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрьдә Бөтендөнья Чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бу көн «Чиста куллар гомерне коткара» девизы астында уза. Бу олыларга да, балаларга да кулларны сабынлы су белән юуның әһәмиятен искә төшерү булып тора. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасының балалары өчен «Чиста куллар турында» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр кулларны кайчан юарга һәм ничек дөрес юарга кирәклеге күрсәтеп, бармак очларында нинди микроблар булырга мөмкинлеген әйттеләр. «Смешарики» мультфильмын караганнан соң, балалар мультфильм геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышып: кайда, кем, нәрсәне бозганын сөйләделәр. Чара  ахырында, һәр бала кәгазь битенә кулларын куеп төшереп кисеп алды һәм күңелле елмаю рәсемен ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мичәнбаш авылында гражданнарның үз-үзләрен җайга салу чаралары хисабына балалар мәйданчыгы кору эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында гражданнарның үз-үзләрен җайга салу чаралары хисабына юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

"Саба МПП ТКХ" АҖ коммуналь оешмасы хезмәткәрләре Байлар Сабасы ш.т. п. агачларын формалаштыру буенча кисү эшләре башкардылар. 

Тэги: окс ОКС

11нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә “Белем бирүнең төрле баскычларында туган телне һәм әдәбиятны укытуда дәвамчанлык” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Киров өлкәсе Нократ аланы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей территориясенә кергәндә үк балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихы белән кызыксынырга, урманнарны сакларга  өйрәтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урта мәктәбе директоры 1 нче урынны  яулады

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хәзерге вакытта җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: үзләрен махсус хезмәтләр яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр гражданнарны финанс файда вәгъдәләрен яки шантаж методын кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрәләр.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

12 октябрьдә "Тургай" приютында "Гаилә кунакханәсе" иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булып узды.Әлеге проект балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтару өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чакырылган кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата - ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы ЛарионоваТатьяна Петровна, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна, ТР Дәүләт Советы депутаты Кузьмичева Елена Ивановна ярдәмчесе Титова Ольга Дмитриевна, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе - Ишниязов Марат Рашат улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы - Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасарлары, бөтен Татарстан Республикасы буенча социаль өлкә вәкилләре, шулай ук "Гаилә -  кунак бүлмәсе"проектын гамәлгә ашыруга өлеш керткән иганәчеләр килгән иде. Кунаклар приютта балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тудырылган шартлар, шулай ук гаиләләрнең балаларын туган гаиләләренә кайтаруга әзерләнүләре  буенча башкарылган эш белән таныштылар. Приют педагоглары гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International