ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Саба районында «20гә 80 " программасы буенча йортлар төзелешен контрольдә тоталар

Тэги: окс ОКС

Гомер-гомергә барлык халыклар үз җирләрен саклады, шуңа күрә без дә Ватаныбызның патриотлары булырга тиеш. Һәр илдә үз геройлары бар. Безнең Ватаныбыз, Россия, - героик ил. 28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә « Россия геройлары турында»патриотик сәгать үткәрде. Чара киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә. Россия Геройлары һәм аларның батырлыклары күп санлы. Үткәндәге геройларны гына түгел, хәзерге заманда яшәүчеләрне, киләчәк буыннарга гомерләрен бирүчеләрне дә истә тотарга һәм белергә кирәк. Шул вакытта гына без чын-чынлап бөек держава, барлык геройларыбызга лаеклы була алачакбыз. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды , анда төрле чор һәм төрле дәрәҗәдәге Ватан геройлары турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Аларны бер генә нәрсә берләштерә – Ватанга карата бөек мәхәббәт һәм аны яклау сәләте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Лесхоз урман музеенда, Минннеханов Н.М. исемендәге дендралогик бакчада булып, урман тарихы белән таныштылар,күп төрле үсемлекләр,кошлар, җәнлекләр белән кызыксындылар. Соңыннан “Лукоз” кәҗә фермасы эшчәнлеге турында  Гарипов Р.Н . сөйләде. Фермадагы эш юнәлешләре укучыларда кызыксыну уятты. 8-9 сыйныф укучылары экскурсиядән канәгать калдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Әтиләр көне: спорт, гаилә һәм бердәмлек бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 20 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.   

Байлар Сабасында Яшьләр үзәген төзү планлы рәвештә дәвам итә

Тэги: окс ОКС

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

27 нче октябрь көнне, Казанда, «Игелекле Татарстан» республика премиясенең “Семейное волонтерство”, ягъни “Гаилә белән волонтерлык” номинициясендә катнашучыларның конкурс эшләрен яклау булды. 

2025 елның 23 октябреннән 26 октябренә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә бадминтон буенча "Түбән Новгород воланы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 13 төбәгеннән 270 спортчы катнашты. Ярышлар дәрәҗәсе "ике йолдыз". Саба районы укучылары, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм 2 алтын, 5 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар.
1 урын - Зәйнеев Айназ - Капралов Дмитрий (Түбән Новгород);
1 урын - Зайнеев Айназ - Латенко София (Санкт-Петербург);
2 урын - Зәйнеев Айназ;
2 урын - Идрисов Нияз - Сафиуллин Рөстәм;
2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина;
3 урын - Сафина Элина - Гаврилова Александра (Пермь крае).
Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренер Г.Х.Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районы җитәкчелеген дә рәхмәтлибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

26 октябрь көнне «Саба-Арена» УСК Татарстан Республикасының өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатында 12 команда кабул итте, катнашучылар Казан, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш районнары һәм, әлбәттә, Саба районыннан иде. Нәтиҗәләрне санарга иртәрәк. Алда тагын өч тур.
Югары лигада эчке Саба якшәмбе лигасында тугыз топтагы команда (дуэтлар) коч сынашты, анда "Тибхар" ның яшь дуэты Раян Йосыпов һәм Илсаф Латыйпов пьедесталның өченче урынына күтәрелделәр. Икенче урынга «Форвард» дуэты Гадел Вәлиәхмәтов, Камил Вилданов күтәрелде. Җиңүне «Саба» микс дуэты Мурат Ибраһимов-Динар Исмаилова бәйрәм итте. Икенче лига тугыз команданы (дуэтны) берләштерде һәм. Өченче урында - Алина Константинова белән Наилә Сәфәрова дуэты. Икенче баскычка Рияна Имамиеваһәм Зарина Халикованың "Шемордан" дуэты күтәрелде. Югары лигага путевка иясе булып «Зумба» дуэты Ләйсән Зарипова һәм Гөлназ Исмагилова танылды.
Лиганың җиңүчеләренә һәм призерларына тәм-томнар бирелде. Узган лига өстәл теннисы һөнәри лигасы чемпионатының 1 нче турына әзерлек иде, аны "Саба-Арена" спорт комплексында 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр каршы алачак. Килегез, безнекеләр өчен жан атарбыз. Алга, Саба-Арена Татарстан!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International