Бадминтон буенча "Түбән Новгород воланы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

2025 елның 23 октябреннән 26 октябренә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә бадминтон буенча "Түбән Новгород воланы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 13 төбәгеннән 270 спортчы катнашты. Ярышлар дәрәҗәсе "ике йолдыз". Саба районы укучылары, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм 2 алтын, 5 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар.
1 урын - Зәйнеев Айназ - Капралов Дмитрий (Түбән Новгород);
1 урын - Зайнеев Айназ - Латенко София (Санкт-Петербург);
2 урын - Зәйнеев Айназ;
2 урын - Идрисов Нияз - Сафиуллин Рөстәм;
2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина;
3 урын - Сафина Элина - Гаврилова Александра (Пермь крае).
Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренер Г.Х.Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районы җитәкчелеген дә рәхмәтлибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International